«Чикләрсез театр» проекты кысаларында

3 дәрәҗәдә чикләнгән инвалид балаларга күрсәтү өчен чыгарылган “Кызыксынучан фил баласы”  («Любопытный слоненок») әкиятененең  йомгаклау стадиясе – белгечләргә күрсәтү, киңәшү этабы, төгәлрәк әйткәндә, премьерасы С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында  булды. Әлеге чарага «Минзәлә муниципаль районында Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» җитәкчеләре һәм белгечләре һәм М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятенең педагог-психологы чакырылган иде.

Әлеге чараның максаты театрның  « Чикләрсез театр» проектын тормышка ашыруда мәшгуль булган хезмәткәрләре һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү хезмәте белгечләре, шулай ук педагог — психологның киңәйтелгән очрашуы иде. Спектакльләр оештыру алдыннан инвалид балага өйгә чыгу үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнү, шулай ук күчмә спектакльләр планын бергәләп җайга салу мөһим. «Чикләрсез театр» проекты буенча эш нәтиҗәләре Татарстан Республикасының Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Сарман, Тукай районнарында яшәүче 48 инвалид балага өйдә спектакльләр күрсәтү булачак.

Спектакль «Чикләрсез театр» проекты кысаларында, «Лотос» АКБО белән берлектә һәм «Президент грантлары фонды» матди ярдәме белән тормышка ашырыла.