Булачак тәрбиячеләр – театрда

Минзәлә педагогия көллиятенең IV курс студентлары, булачак тәрбиячеләр, укытучылары Алсу Гимадиева белән театр музеена экскурсиягә керделәр. Нәкъ әлеге студентлар безнең театрның аерым артистлары, тарихы буенча презентацияләр ясады, кызыксынып өйрәнде, дип сөйләде Алсу ханым һәм үз теләкләре белән театр музеена керергә сорады, диде. Алар барысы да татарча сөйләшүләре, үзләрен итагатьле тотулары белән аерылып торган булачак яшь кадрлар. Юлларыгыз уң булсын!