2022 елның 11 маенда театр каршындагы “Өмет” балалар театр студиясе үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Студиянең җитәкчесе – режиссер Дамир Сәмерханов. Әлеге көнгә 5тән алып 15 яшькә кадәр 16 бала җыелды. Яңа уку елыннан актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте, сәхнә теле, вокал, бию буенча театр белгечләре белем бирәчәк.
Беренче адымнар
