Башкортстан башкаласында гастрольләр

2024 елның 18 гынварендә театр директоры Илнур Гайниев һәм артистлар «Роксана» радиосында туры эфирда һәм “Башинформ”да  Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрының Уфа гастрольләре буенча пресс–конференцияда катнаштылар.

2024 елның 4 февралендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт  академия драма театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» мелодрамасы тәкъдим ителә 12+.  Спектакльнең режиссеры – Илсур Казакбаев (Уфа).

Пресс – конференциянең һәм туры эфирның спикерлары:

  1. Илнур Зөфәр улы Гайниев – Татарстан Республикасының Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры.
  2. Рәзилә Мирхәт кызы Муллина – Татарстан Республикасының халык артисты. Минзәлә театрында 1979 елдан бирле эшли. “Шулай булды шул” спектаклендә төп героиняның әнисе Хәлимә ролен башкара.
  3. Диләрә Хәмит кызы Кәримуллина – Зиннурова – спектакльдә төп героиня Гөлшат ролен башкара.
  4. Ринат Рафис улы Бәдретдинов – спектакльдә Гөлшатның күршесе Гамир ролендә.

Тулырак: “Максатыбыз — сәнгать аша тәрбияләү”

«Татар — информ»