Башкала гастрольләре

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Казанда дүрт көнлек гастрольләрдә булды. 20 февральдә Камал театры бинасында куелган М. Кәримнең «Кыз урлау»музыкаль комедиясенә тамашачы зал тутырып килде. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, җырчы Салават Фәтхетдинов, республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, язучылар, журналистлар, кташлар бар иде. 21 февральдә Кариев театры бинасында З. Бигиевның «Өлүф,яки гүзәл кыз Хәдичә» детективы көндез һәм кич шулай ук тулы зал тамашачыга уйналды.  З. Бигиевның «Өлүф,яки гүзәл кыз Хәдичә» детективын карарга Гөлшат Зәйнашеваның кызы Асия ханым белән кияве Рафаэль абый килгән иде.

Спектакльдән соң алар өлкән артистларыбыз янына керделәр. 22 февральдә театр труппасы Осиново бистәсендә И. Закировның «Онытмаска иде үткәнне» әдәби-драматик хатирәсен, кичен М. Кәримнең «Кыз урлау»музыкаль комедиясен күрсәтте. Ватанны саклаучылар көнендә театр Әтнәгә юл алып, шулай ук «Кыз урлау» спектаклен күрсәтте. Тамашачы спектакльләрне бик җылы кабул итте, Минзәлә театрын сагынып көтеп алуын алкышлап сәламләде.

 

Нурсибә Адиева,

                                                                                   театрның әдәби бүлеге мөдире