Балаларны яклау көне

1 июньдә Минзәлә театры артистлары балаларны яклау көненә багышланган район чараларында катнаштылар.

Көндез балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай»социаль приютының 20 еллык юбилеена багышланган чара узды. Бәйрәмнең рәсми ачылышы театр артистлары чыгышы белән башланды.

Кич белән М.Җәлил исемендәге паркта балалар өчен П.Киплингның “Кызыксынучан фил баласы” курчак спектаклен күрсәттеләр.

Фотолар http://menzela.ru/news/tema-dnya/priiut-turgai-otmetil-svoi-dvadcatiletnii-iubilei  сайтыннан алынды