БАЛАЛАР ӨЧЕН ТЕАТР СТУДИЯСЕНӘ ЧАКЫРАБЫЗ

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 2022 елның 4 апреленннән үз базасында 6 – 18 яшьлек талантлы балалар өчен “Өмет” (“Надежда”) театраль студиясен ачып җибәрде. Студиянең төп эшчәнлеге: актерлык осталыгы, сәхнә теле, пластика, хореография, вокал буенча белем биреп спектакльләр чыгару һәм башка чаралар уздыру. Кызыксындырган сораулар буенча 8-953-497-65-05 телефонына шалтырата аласыз.