Бөтенроссия бэби-театрлар фестивале

Бүген С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында «Ләклек» II Бөтенроссия бәби–театрлар фестивале ачылды. Минзәлә театры илебезнең төрле почмакларыннан бәби – театр юнәлешен үстерүче хезмәттәшләрен һәм дусларын җыйды. Быелгы фестивальнең үзенчәлеге шунда ки, без быел Россиянең төрле почмакларыннан бәби – театр юнәлешен үстерүче  курчак театрлары коллективларын җыйдык.

II Бөтенроссия бэби-театрлар фестивалендә катнашучылар:

  • Яр Чаллы дәүләт курчак театры;
  • Йошкар Ола шәһәре Марий Эл Республикасының «Республика курчак театры»
  • СССРның халык артисты В.М.Леонтьева исемендәге Ульяновск курчак театры
  • Уфа шәһәренең «Башкорт дәүләт курчак театры»
  • «Рыбинск курчак театры» Рыбинск шәһәре Ярославль өлкәсе
  • «Владимир өлкә курчак театры» Владимир шәһәре
  • «Әкият» татар дәүләт курчак театры;
  • С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт  драма театры.

Фестивальнең Эксперт советы:

  • Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игламов Казан шәһәре
  • Театр тәнкыйтьчесе Екатерина Рябова Киров шәһәре
  • Театр тәнкыйтьчесе Анастасия  Ефремова Мәскәү шәһәре
  • Театр белгече, театр тәнкыйтьчесе Владимир Кантор Санкт-Петербург шәһәре