Бүген С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында «Ләклек» II Бөтенроссия бәби–театрлар фестивале ачылды. Минзәлә театры илебезнең төрле почмакларыннан бәби – театр юнәлешен үстерүче хезмәттәшләрен һәм дусларын җыйды. Быелгы фестивальнең үзенчәлеге шунда ки, без быел Россиянең төрле почмакларыннан бәби – театр юнәлешен үстерүче курчак театрлары коллективларын җыйдык.
II Бөтенроссия бэби-театрлар фестивалендә катнашучылар:
- Яр Чаллы дәүләт курчак театры;
- Йошкар Ола шәһәре Марий Эл Республикасының «Республика курчак театры»
- СССРның халык артисты В.М.Леонтьева исемендәге Ульяновск курчак театры
- Уфа шәһәренең «Башкорт дәүләт курчак театры»
- «Рыбинск курчак театры» Рыбинск шәһәре Ярославль өлкәсе
- «Владимир өлкә курчак театры» Владимир шәһәре
- «Әкият» татар дәүләт курчак театры;
- С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры.
Фестивальнең Эксперт советы:
- Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игламов Казан шәһәре
- Театр тәнкыйтьчесе Екатерина Рябова Киров шәһәре
- Театр тәнкыйтьчесе Анастасия Ефремова Мәскәү шәһәре
- Театр белгече, театр тәнкыйтьчесе Владимир Кантор Санкт-Петербург шәһәре