С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Казахстан Республикасының Мангыстау өлкәсе Актау шәһәрендә узган III Халыкара “ABISH ALEMI” театр фестиваленнән кайтты. Кыргыз Республикасыннан, Ираннан, Грузиядән әзербайҗан театры, Казахстанның Күкшетау (казахча Көкшетау) каласыннан рус театры, Астана, Алматы, Уральскийдан (казахча Орал) килгән театрлар белән беррәттән Минзәлә театры Актау шәһәренең Н.Жантурин исемендәге Мангыстау өлкә музыкаль – драма театры сәхнәсендә Ф.Бүләковның “Сөясеңме,сөймисеңме..” трагикомедиясен күрсәтте. Коллегаларыбызның хезмәте белән танышып, аралашып фестиваль көннәре сизелми дә узып китте.
Мәртәбәле казах, совет актеры, СССРның халык артисты, театр һәм кино режиссеры, сценарист, педагог Асанали Әшимов җитәкчелегендәге экспертлар советы һәр спектакльне игътибар белән карап үз бәясен җиткерде. Фестивальнең ябылу тантанасында Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә акчалата бүләкләнде. Афәрин! Лаеклы җиңү! Артист Илдар Халиковка төрки дөнья мәдәниятендәге казанышлары өчен Мангыстау өлкәсе мәдәният, спорт һәм туризм хезмәткәрләре профсоюзларының Күкрәк билгесе тапшырылды. Театрга фестиваль Дипломы тапшырылды.
Актауда ике меңнән артык татарлар яши. Актау шәһәренең “Болгар” этномәдәният оешмасы рәисе Фәндәл Сәхибгәрәев һәм шушы оешмага йөрүче милләттәшләр Роза, Гөлнара апалар, Әнвәр абый, Тимур, Эльмира безне очрашуга чакырып, кайнар пылау, искиткеч өстәлләр ябып сыйлап, диңгез ярларыннан урап матур итеп сөйләшеп, якыннан аралашып утырдык. Алдагы көнне спектакльгә җыелып килгәннәр иде, алган хис-кичерешләрен сөйләп туймадылар! Очрашуда Мангыстау өлкәсенең аксакаллар оешмасы рәисе Онайбек Обдилов бар иде. Хатыны Галия ханым Сарман районыннан икән. Жанар ханымның ире татар, балаларына Әминә, Илнур дип исем кушканнар. 18- 20 яшьлек әлеге үсмерләрнең тәрбиялелегенә, милли җанлыгына шаккаттык.
Минзәлә театрының Актауга икенче тапкыр баруы. 2018 елда биредә без II Каспий яны илләре фестивале кысаларында Х.Җәвиднең “Иблис” трагедиясе белән катнашкан идек. Ул чакта 100 меңлек шәһәр бүгенге көндә 270 меңлеккә җиткән. Һәр гаиләдә, ким дигәндә, өч бала. Гадәттә, 3- 5 бала. Русча эндәшкәч, мәктәп яшендәге балалар “Казахча сүләш”, -ди. Кабатлап татарча әйткәч елмаеп җибәрәләр, телләребез бик якын.
Әле бер ай элек кенә билгеләнгән театр директоры Фаяз Хизбуллин : “ Минем театр фестиваленә беренче баруым булганга шулай тоеламы – барысы да безгә уңай, җылы мөгаләмәдә”,-ди. Чынлап та бик хөрмәтләп, зурлап кабул итте актаулылар. Мондый ерак сәфәрне оештыруда Татарстан мәдәният министрлыгы зур ярдәм күрсәтте. Җирле спонсорлар, Минзәлә театрын якын иткән эшмәкәрләр булышты. Уртак тырышлыкның күркәм җимешләрен күрдек. Рәхмәт, фестиваль!
Нурсибә Адиева,
театрның әдәби бүлеге мөдире