Бүген, 27 май – Бөтенроссия библиотекалар көнендә Г.Тукай исемендәге Минзәлә район китапханәсенең 125 еллык юбилее. Шул уңайдан шәһәрнең М.Җәлил исемендәге паркында ветераннар, җирле шагыйрьләр, җырчылар катнашында әдәби- музыкаль кичә узды. Театр артисты Рифат Хафизов үзешчән композитор А.Латыйповның “Йөрәк парын эзли” дигән җырын башкарды. Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина, театрның әдәби бүлеге мөдире Нурсибә Адиева әлеге чарада катнашты.
Бәйрәмдә катнаштык
