БӘЙРӘМ БЕЛӘН!

Хөрмәтле коллегалар!

Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе һәм коллективы исеменнән сезне МӘДӘНИЯТ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ һәм ХАЛЫКАРА ТЕАТР көне белән котлыйбыз! Сезгә яңа иҗат үрләре, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләп калабыз! Театр — ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театрда хезмәт иткән һәркемгә якты, бәрәкәтле гомер, сүнмәс иҗат, сәламәтлек телибез! Киләчәктә дә изге юлдан тайпылмыйча, матур, гыйбрәтле әсәрләр тудырып, халкыбызга хезмәт итәргә язсын!