Бәби – фестиваль старт ала!

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Татарстанда беренче тапкыр I Бөтенроссия бэби – театрлар  фестивале уздыра. Узган ел коллектив бэби – театрларның I иҗади белем бирү форумын уздырып чирканчык алган иде. Бу елгы чара масштаб һәм географиясенең киңлеге белән аерылып тора. Мәскәүдән ике, Казаннан ике, Ижау, Тольятти, Яр Чаллы, Минзәләдән театр коллективлары нәниләр өчен спектакльләр алып килә. Мәскәүдән килгән театр тәнкыйтьчеләре Варвара Коровина, Анна Казарина, Наталия Каминская, Казаннан Нияз Игъламов спектакльләргә бәя биреп, лекцияләр, мастер – класслар уздыра.

Фестиваль Минзәлә шәһәрендә һәм районда яшәүче нәниләр, аларның әти –әниләре өчен чын бәйрәмгә әйләнсен иде!

                                                                                       Нурсибә Адиева,

                                                                           театрның әдәби бүлеге мөдире