Аяз Гыйләҗевка — 95 яшь

Бүген күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗев тууына 95 яшь! С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында авторның биш әсәре сәхнәләштерелгән:

1980 – “Син минеке, мин –синеке”драма  режиссеры Линар Садриев

1983 – “Дус кызым кияүгә чыга” комедия режиссеры Линар Садриев

1986 – “Баласын җуйган болан эзеннән” драма режиссеры Фаил Ибраһимов

1987 – “Өч аршын җир” драма режиссеры Фаил Ибраһимов

1988 – “Тын урамда гауга” драма режиссеры Фаил Ибраһимов.

Өлкән артистларыбыз Аяз ага Гыйләҗев турындагы истәлекләрен кадерләп саклый, аларны яшьләр белән уртаклашалар.

                                                                                       Нурсибә Адиева,

                                                                 театрның әдәби бүлеге мөдире

А.Гыйләҗев «Өч аршин җир» спектакленнән. Татарстанның халык артистлары Рөстәм һәм Рәзилә Муллиннар