Ания Фәттахованың каберенә зыярат кылдык.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының күренекле шәхесе – Татарстанның халык артисты, Минзәлә районы Аю авылы кызы, озак еллар театрның героинясы булган  җырчы кошы Ания Гарифулла кызы Фәттахова моннан 24 ел элек, 60 яшендә бакый дөньяга күчте. К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендә Мәйсәрә, Х.Ибраһимовның “Башмагым”ында Сәрвәр, Ф.Әмирханның“Хәят” ендә Хәят һәм башка образларны сәхнәдә гәүдәләндереп Ания Фәттахова татар хатын –кызларының милли гүзәл сыйфатларын тамашачыга төгәл җиткерде. Ания апа ире, Татарстанның атказанган артисты Мәүҗит Фәттаховның туган җире – Менделеевск районы Турай авылында җирләнгән.