Алмаш гастрольләр

Театрларның бер – берсенә “кунакка” йөрү гадәте күптәннән килә. Аралар буенча иң якын коллегабыз – А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры “Бик сагынсаң әгәр…” мюзиклы белән Минзәләдә, без исә, шул ук көнне Ф.Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме…” трагикомедиясе белән Чаллыда чыгыш ясадык. Ике коллектив та югары профессиональ дәрәҗәдә уйнап тамашачыны тәмам әсир итте, бер – берсе белән күреште – аралашты. Коллегаларның шулай җылы очрашулары һәрчак яңа сулыш, яңа дәрт өстәп җибәрә. Афәрин, театрлар!

                                                                                              Нурсибә Адиева,

                                                                                           әдәби бүлек мөдире