«Актрисаның кулын тоттым… Шуңа нокта куялмадым»

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Ильяс Закиров моннан ел ярым элек төп рольләрне башкаручы «әйдәп баручы» артист иде. Бер генә мисал – Минзәлә театрының данлыклы «Иблис» спектаклендә, хәтерләсәгез, иблис котыртуына бирелгән егетне ул уйнады.

Сәхнәдән китүе белән бер гаҗәпләндерсә, Казан гастрольләрендә аны кабат сәхнәдә күреп – икенче гаҗәпләндем. Киткәнме? Китмәгәнме? Нигә киткән һәм ник кайткан? Ильяс Закировның тормыш-көнкүреше турында без өчәү сөйләштек. Өченчебез – театр директоры Илнур Гайниев.

  • Белешмә: Ильяс Закиров Чистай районының Дүртөйле авылыннан. 35 яшь. Казан дәүләт мәдәният университетын тәмамлаган. Остазы – Камал театрының күренекле актрисасы Наилә Гәрәева.
  • Иҗатының гөрләп чәчәк аткан вакытында, дип әйтик инде, егетне сәхнәдән китәргә нәрсә мәҗбүр иткән – сүзне шуннан башладык.

    Рузилә Мөхәммәтова

     

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/minzala-teatrynnan-ilyas-zakirov-aktrisanyn-kulyn-tottym-suna-nokta-kuyalmadym-5857983

фото https://intertat.tatar/  сайтыннан алынды