Актаныш районы кунаклары

8 апрельдә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Актаныш районының Иске Кормаш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары кунакта булдылар. Экскурсия барышында балалар һәм ата-аналар театр тарихы белән таныштылар, музейда булдылар һәм театрга нигез салучы С.Амутбаев бюсты янында истәлеккә фотоларга төштеләр.