Агымдагы елның 1, 2 октябрендә «Зур гастрольләр» төбәкара программасы буенча С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында Калмыкия Республикасы Элиста шәһәренең Республика рус драма һәм комедия театры үзенең иң яхшы постановкалары белән чыгыш ясаячак.
1 октябрьдә 13.00 һәм 18.30 да — . Чехов хикәяләре буенча “ «Чехов.Интродукция» 12+, ике пәрдәле комедия. Спектакльнең режиссеры Александр Щеглов сүзләренчә : «Антон Павлович Чехов хикәяләре аша минем тамашачыга рус әдәбиятына булган мәхәббәтемне җиткерәсем килде. Тормыштан алынган төгәл рәсемнәр ярдәмендә без Чехов геройларының хәзерге заманда аеруча актуаль икәнлеген күрәбез. Өч хикәя һәм бер шаяру елмаю уята, төрле ситуацияләрдә үзеңне танудан җиңелчә сагыш тарала һәм шулай да тормышның үзенә кайтара».
2 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә Владимир Орлов пьесасы буенча ««Золотой цыплёнок»» әкияте. 3 яшьтән карау өчен тәкъдим ителгән.
Бүре белән Төлке, сатып баерга өметләнеп, бабай белән әбинең алтын йомыркасын урлаганнар. Җирән хәйләкәр булачак чебине бүре утырып чыгарыр, дип уйлаган. «Алтын» чеби соры «әтисен» бөтен күңеле белән ярата башлый, ялгыз бүренең йөрәге эреп китә!
2 октябрьдә 12.00 сәгатьтә- «Приключения Незнайки и его друзей» Н.Носов пьесасы буенча 6+
Тик тормавы аркасында үз юлын таба алмаган Незнайка турындагы вакыйгалар балаларга үз максатлары турында уйланырга ярдәм итәчәк. Спектакль ата-аналар өчен дә файдалы булачак, чөнки мәхәббәт һәм таяныч аркасында шаян Незнайка үзенең шөгылен таба.
Минзәлә театры Калмыкия Республикасы Элиста шәһәренең Республика рус драма һәм комедия театры белән 2018 елдан таныш . Шул вакыт эчендә без ике тапкыр Элистада булдык һәм безне иң кадерле кунаклар буларак каршы алдылар. Быел алар сәхнәсендә 17, 18 апрельдә өч спектакль белән чыгыш ясадык. Элиста тамашачысы безне бик җылы кабул итте. Әйе, без туктамыйча 27 (!) сәгать бардык. Калмыкия безне лаләләр кыры, кояшлы һава һәм кунакчыл кешеләр белән каршы алды һәм барлык юл газаплары онытылды!
Хөрмәтле минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Сезне коллегаларыбызның спектакльләрендә көтеп калабыз! Калмыкия Республикасы Элиста шәһәренең Республика рус драма һәм комедия театрының иң яхшы спектакльләре, һичшиксез, күңелегезгә хуш килер, дип ышанабыз!
Нурсибә Адиева,
театрның әдәби бүлеге мөдире