«Бабайның бабасы»
Артур Ибрагимов
комедия 16+
Куючы режиссер — Булат Бәдриев, Д.Сираҗиев ис. премия лауреаты
Рәссам — Сергей Рябинин
Композитор — Юрий Чаплин, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе
Видеорежиссер — Рөстәм Зиннуров
Хореограф — Илгизә Хәсәнова
Катнашалар:
Зөлфәт — Хафиз Хамматуллин, ТРның халык артисты
Марат — Рөстәм Авзалов
Роберт — Илдар Халиков
Айнура Ландышевна — Илсинә Миннемуллина
Гөлчәчәк — Рания Җиһаншина
Лилия — Чулпан Бәдретдинова, ТРның атказанган артисты
Алсу — Миләүшә Шәяхмәтова
Әгәр 300 елдан соң уянып, син белгән дөнья эзсез югалганын күрсәң? Гади татар – Зөлфәт Нургалиевич, эксперименталь технологияләр ярдәмендә безнең заманнан ерак киләчәккә күчерелә. Кешеләрдән аерылгысыз роботлар, салкын мөнәсәбәтләр, онытылган хис-кичерешләр — ул яңа дөньяны шундый итеп күрә. Әмма аның йөрәгендә традицияләр, зирәклек һәм ихлас мәхәббәт яши, алар технологик прогресска чумган җәмгыять өчен чын сынауга әверелә.
Аның кешелеклелек өчен көрәше көтелмәгән нәтиҗәләргә китерә, барысын да уйланырга мәҗбүр итә: прогресска юлда без нәрсә югалттык? Һәм безне нәрсә кеше итә?