«Россиянең театр куелышларының алтын фонды»

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» (реж. Ренат Аюпов ) спектакле «Россиянең театр куелышларының алтын фонды» конкурсының беренче этабында сайлап алынган 300 куелыш исемлегенә керде!
Быел конкурска 400дән артык театр меңгә якын гариза тапшырган. РФ СТД экспертлары барлык эшләрнең видеоязмаларын карады һәм финал йөзлегенә эләгү өчен көрәшне дәвам итүче иң яхшы спектакльләрне сайлады.
«Алтын фонд» ка традицион рухи-әхлакый кыйммәтләргә туры килгән һәм Россия мәдәни кодын формалаштыра торган куелышлар керәчәк.
РФ СТД «Алтын фонд» спектакльләренең телеверсияләрен әзерләячәк.
Тулырак: : stdrf.ru/novosti/zo…