Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Ильяс Закиров моннан ел ярым элек төп рольләрне башкаручы «әйдәп баручы» артист иде. Бер генә мисал – Минзәлә театрының данлыклы «Иблис» спектаклендә, хәтерләсәгез, иблис котыртуына бирелгән егетне ул уйнады.
Сәхнәдән китүе белән бер гаҗәпләндерсә, Казан гастрольләрендә аны кабат сәхнәдә күреп – икенче гаҗәпләндем. Киткәнме? Китмәгәнме? Нигә киткән һәм ник кайткан? Ильяс Закировның тормыш-көнкүреше турында без өчәү сөйләштек. Өченчебез – театр директоры Илнур Гайниев.
- Белешмә: Ильяс Закиров Чистай районының Дүртөйле авылыннан. 35 яшь. Казан дәүләт мәдәният университетын тәмамлаган. Остазы – Камал театрының күренекле актрисасы Наилә Гәрәева.
- Иҗатының гөрләп чәчәк аткан вакытында, дип әйтик инде, егетне сәхнәдән китәргә нәрсә мәҗбүр иткән – сүзне шуннан башладык.
Рузилә Мөхәммәтова
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/minzala-teatrynnan-ilyas-zakirov-aktrisanyn-kulyn-tottym-suna-nokta-kuyalmadym-5857983
фото https://intertat.tatar/ сайтыннан алынды