“Кызыксынучан фил баласы” Р.Киплинг 0+

“Кызыксынучан фил баласы”

Р.Киплинг

өйдә күрсәтү өчен җайлаштырылган спектакль 0+

Режиссер — Дамир Сәмерханов, Д.Сиразиев исемендәге премия лауреаты
Рәссам — Сергей Рябинин
Музыкаль бизәлеш — Дамир Сәмерханов

КАТНАШАЛАР:

Фил баласы — Диләрә Кәримуллина

Бабуин, Страус, Жираф, Крокодил —  Рөстәм Зиннуров

 

Ни өчен Филнең борыны шулай озын? Белмисезме? Кечкенә Фил малае да белми шул. Җавап эзләп Африкада яшәүче күп кенә хайваннар янына килә ул. Күп йөри торгач явыз крокодил авызына эләгә яза. Фил малаена ярдәмгә…кем килгәнен безнең “Кызыксынучан Фил” әкиятен карагач белерсез. Инглиз язучысы Р.Киплингның “Фил баласы”фольклор әкияте нигезендә куелган маҗаралы тамашаны күрми калмагыз!