88нче иҗади сезон ябык

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 88нче иҗади сезонын  Равил Сабырның “Син генә җитмәгән идең” комедиясе белән (режиссер Булат Бәдриев) япты.

Узган сезонда Туфан Миңнуллинның “Шулай булды шул” мелодрамасы (режиссер  Илсур Казакбаев) , Юныс Әминовның “Гөлҗәннәтнең җәннәте” мелодрамасы ( режиссер Байрас Ибраһимов ), Ильяс Закиров үзе иҗат иткән“ Әни” мелодрамасын чыгарды. Әлеге өч әсәр “Бердәм Россия”партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте”федераль программасы буенча сәхнәгә куелды. Минзәлә театрының репертуары балалар өчен ике әкият белән тулыланды: Евгений Шварцның “Югалган вакыт турында әкият”ен Дамир Сәмерханов, “Гаҗәеп көн” бәби спектаклен Мәскәү режиссеры Юрий Устюгов сәхнәгә куйды.

88нче иҗади сезонда XV “Этос” Анкара Халыкара театр фестивале кысаларында Төркия Республикасының Анкара шәһәрендә Ф.Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме…” трагикомедиясе белән катнаштык. Мәртәбәле Ф.М.Достоевский исемендәге XXVII Халыкара театр фестиваленә чакыру алып,  Ф.М.Достоевскийның «Җинаять һәм җәза” спектакле белән Великий Новгород шәһәрендә чыгыш ясадык. Казанда узган “Һөнәр” яшь  режиссура фестивалендә, Алабуга шәһәрендә уздырылган «ЗазерКамье» II Бөтенроссия театр сәнгате фестивалендә    Т. Миннуллинның «Шулай булды шул» мелодрамасы белән катнаштык. Яр Чаллы шәһәрендә 19нчы тапкыр узучы «Действующие лица» Бөтенроссия фестиваль – форумында Юрий Устюговның “Гаҗәеп көн” бәби спектаклен күрсәттек.

Узган  иҗади сезонның иң масштаблы, иң җаваплы вакыйгасы -30нчы майдан 1 июньгә кадәр Минзәлә театры уздырган  II Бөтенроссия бәби – театрлар фестивале булды. Безнең ике сәхнәдә Яр Чаллы, Казан, Владимир, Рыбинск, Уфа, Йошкар Ола, Ульяновск шәһәрләреннән сигез коллектив чыгыш ясады. Бу елгы фестивальнең үзенчәлеге ул – бәби театр юнәлешендә эшләп килүче курчак театрларын туплау иде. Әлеге тәҗрибә яхшы нәтиҗәләрен күрсәтте. Коллективларны Мәскәү, Казан, Санкт — Петербург, Киров шәһәрләреннән чакрылган театр тәнкыйтьчеләре бәяләде.

Якташыбыз, шагыйрә, драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе  Гөлшат Зәйнашеваның 95 еллыгына багышланган “Кояш гомере телим мин, Минзәләм сиңа” X Республикакүләм фестивален гөрләтеп театр сәхнәсендә уздырдык.

Тагын куанычлы вакыйгалардан — иҗади төркемнең хезмәте дәүләт тарафыннан даими билгеләнеп баруы. Театр артисты Руслан Әхмәтҗановка “Татарстан Республикасының атказанган артисты”, театрның рәссам –гримеры Гөлфәния Шәймәрдановага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын С.Өметбаев исемендзге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Илнур Зөфәр улы Гайниев

—  драма артисты Ильмир Ильнур улы Кашаповка

— мәгълүмати-реклама хезмәте начальнигы Алсу Азат кызы Сергеевага ;

— баш инженер Дамир Гафурҗан улы Нуриевка

— кадрлар бүлеге начальнигы Рәзилә Зөлфәт кызы Вәлиевага

— баш режиссер ярдәмчесе Фәнзилә Разиф кызы Хәбировага

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Фәслахович Салаховның Рәхмәт хатын шәһәр һәр район алдындагы казанышлары өчен  Татарстан Республикасының халык артисты Рәзилә Мирхәт кызы Муллинага;

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театрының Рәхмәт хатын

  • сторож Георгий Михайлович Атняшевка
  • гардеробщица Гөлчәчәк Ханифовна Шарифуллинага;

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театрының Мактау Грамотасын Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, художество-бизәү  мастерское мөдире Рәсүл Баяз улы  Авзаловка тапшырды.

Һәр башлангычны, без уздырган һәрбер зур чараны читтә калдырмыйча зур ярдәм күрсәтеп килгән олы йөрәкле дусларыбыз, районның төрле оешмалары җитәкчеләрен сәхнәгә чакырып, «Минзәлә АТП»сы генераль директоры  Рамил Габделхак улы Кәримовка, крестьян – фермер хуҗалыгы җитәкчесе Язкәр Миңнулла улы Биҗановка, район яшьләр бүлеге җитәкчесе Фаяз Гомәр улы Хизбуллинга,“Юность” боз сарае директоры Хәмзә Хәниф улы Гыйләҗетдиновка, район Мәдәният йорты директоры Гөлчәчәк Рәшит кызы Габдрахмановага,Воровский авыл җирлеге җитәкчесе Әлфия Мөнәвир кызы Латыйповага,крестьян – фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Гыйлмулла улы Загиевка театр директоры Илнур Гайниев  Рәхмәт хатларын тапшырды, җылы сүзләр әйтте.

 

                                                   Нурсибә Адиева,

                                   театрның әдәби бүлеге мөдире