87 нче театр сезоны ябык

Һава торышы бер дә театр сезонының тәмамлануын билгеләп үтәргә һәм Сабантуй үткәрергә комачауламады. Шаяртулар һәм уеннар беркемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәде. Бәйрәм командаларга бүленеп уеннар белән үрелеп барды. Сабантуйның кульминациясе армрестлинг булды. Хатын-кызлар арасында Татарстан Республикасының халык артисты Разилә Муллина җиңүче булды. Ир-атлар арасында театрның баш инженеры Дамир Нуриев. Аларга милли баш киеме — калфак һәм түбәтәй белән бүләкләнделәр.