87 нче сезон ачык!!!

7 октябрь көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 87 нче сезонын Заһир Бигиев әсәре буенча куелган «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» спектакленең премьерасы белән ачты!

 

Режиссер һәм  инсценировка авторы —  Ренат Әюпов, ,  Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты

Рәссам – Булат Гыйльванов, Татарстан Республикасының Б. Урманче һәм М. Җәлил исемендәге премияләре лауреаты

Пластика буенча режиссер – Марат Казыйханов

Композитор – Йосыф Бикчәнтәев

Видеограф – Максим Кунин

Ут куючы рәссам – Денис Иванов, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты