86-нчы театраль сезоныбызны ачык дип игълан итәбез!

15 октябрьдә,Минзәлә театрына нигез салучы Сабир Гаделҗан улы Өметбаевның туган көне. Традиция буенча, С. Өметбаевның театр каршындагы скверда урнаштырылган бюстына коллектив чәчәкләр салды һәм 86нчы иҗади сезонын Ф. Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме…» трагикомедиясенең премьерасы белән ачып җибәрде.