86 нчы сезон ябык

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Тәүфик әл Хәкимнең “Булмас димә” фантастик комедиясенең премьерасы белән 86нчы иҗади сезонын япты. Әсәрне сәхнәгә театрның баш режиссеры Булат Бәдриев куйды. Ул тамашачыны шаулаткан премьералар, бихисап гастрольләр, театрның 85 еллык юбилеен зурлап үткәрү, “Өмет” дип исемләнгән балалар театраль студиясен ачу,XIV театрлар Сабантуеның Минзәләдә узуы,  Ф.М.Достоевскийның “Җинаять һәм җәза” спектакленең ( режиссеры Илсур Казакбаев) “Һөнәр” XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивалендә, “РОЗОВФЕСТ” Бөтенроссия театрлар фестивалендә катнашуы һәм башка бик күп вакыйгалары белән истәлекле булды. Күренекле сәхнә осталарыннан һәм гаятъ талантлы яшь артистлардан торган Минзәлә театры бүген иң катлаулы иҗади биеклекләрне яуларга сәләтле, бердәм фикер йөртүче команда.

“Булмас димә” спектакленең премьерасын тамашачы җылы кабул итте. Яраткан артистлары белән очрашу минзәләлеләр өчен һәрчак куаныч. Рольләрне Татарстанның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Хафиз Хамматуллин, Татарстанның атказанган артистлары Чулпан Бәдретдинова,Раушания Галиуллина, артистлар Миләүшә Шәяхмәтова, Азат Җиһаншин, Индира Гайфуллина башкарды.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Наил Хисамбеев коллективны сезон ябылу уңаеннан котлады, район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатларын театрның баш инженеры Дамир Нуриевка, тегүче Розалия Баймурзинага тапшырды.

Театр директоры Илнур Гайниев Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталарын артистлар Индира Гайфуллина – Фәтхуллинага, Нәфис Гайфуллинга,Зөлфирә Гәрәевага, рәссам- декоратор Фирдинас Бәдриевка, тавыш операторы Илшат Хуҗинга; Минзәлә театрының Мактау грамоталарын артист Илдар Халиковка, сәхнә машинисты Нина Галиевага тапшырды; республика театрлары Сабантуен уздыруда зур ярдәм күрсәткән район администрациясенә, район эшмәкәрләре – иганәчеләргә рәхмәт белдерде, район хакимиятенең яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллинга,уеннарның хөкемдарлары – “Юность” боз сарае директоры Хәмзә Гыйләҗетдинов, “Юбилейный” спорт мәктәбе директоры Илфар Сафиуллин, “Олимп” спорт мәктәбе директоры Чулпан Харисова һәм аларның хезмәткәрләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.Шундый күңелле нотада сезон ябылды.

Яңа сезонда очрашканга кадәр, хөрмәтле тамашачыларыбыз!

                                                                                                  Нурсибә Адиева,

                                                                                   театрның әдәби бүлеге мөдире