«Хаталы хат» мелодрамасының премьерасы

17 майда Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Зөлфәт Хәким әсәре буенча «Хаталы хат» спектаклен күрсәтәчәк. Режиссер Булат Бадриев  сүзләренчә спектакль мәхәббәт темасына багышланган. Ә жанры буенча мелодрама.

Төп тема белән бергә тамашачы гаилә һәм аның киләчәге турында фикер алышуларны ишетәчәк. Барысы да ике кешенең бер-берсенә карата мөнәсәбәтенә, аларның тугрылыгына һәм кичерү сәләтенә бәйле дигән фикер яңгыраячак.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/menzelinskii-dramteatr-predstavit-premeru-melodramu-istoriya-odnoi-lyubvi-5906174