Ул безнең йөрәкләрдә әле дә исән

23 гыйнварда Шәймәрданов Роберт Шәйхел улына 60 яшь тулган булыр иде. Ул безнең йөрәкләрдә әле дә исән.

23 гыйнварда С.Өметбаев исемендәге Минзәлә  татар дәүләт драма театрында ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясе лауреаты, С. Өметбаев исемендәге премия лауреаты, 28 елдан артык С.Өметбаев исемендәге  Минзәлә татар дәүләт драма театрын җитәкләгән  Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов истәлегенә кичә узды.