Инвалидлар декадасы уңаеннан

Инвалидлар декадасы уңаеннан Минзәлә театры балалар өчен А.Алишның «Сертотмас үрдәк” курчак әкиятен, өлкән аудиториягә  Аманулланаң “Ташлап китмә” драмасын күрсәтте. Һәр елны әлеге чара оешкан төстә уза.