Равил Сабыр «Син генә җитмәгән идең» комедия 12+

«Син генә җитмәгән идең»

Равил Сабыр

комедия 12+

Режиссер — Булат Бәдриев, Д.Сираҗиев исемендәге театраль премиясе лауреаты
Рәссам — Зилә Галимова
Композитор — Гөлназ Закирова
Хореограф — Илгизә Хәсәнова

Катнашалар:

Чәчкә — Диләрә Зиннурова

Илшат — Рөстәм Зиннуров

Халидә — Венера Нигъмәтуллина, ТРның халык артисты

Нәркизә — Индира Фәтхуллина

Наил — Руслан Әхмәтҗанов. ТРның атказанган артисты

Гайшә — Миләүшә Шәяхмәтова

Нәсфәт — РифатХафизов

Пицца китерүче — Азат Җиһаншин

 

Илшатның кырык эше кырыкка ярылып яткан чагы, бер секунд та буш вакыты юк. Үч иткәндәй, нәкъ шул вакытта әнисе килеп: «Кайчан өйләнәсең?» — дип бәйләнә, экстрасенс Нәсфәт башын катыра, пицца китергән егет аның өендә тоткарланып кала, аерылышкан хатыны Чәчкә, аның артыннан ире, Илшатның дусты Наил килә. Болар гына җитмәгән, йөргән кызы бик көнчел Нәркизә килеп җәнҗал куптара. Барсын да җайладым дип уйларга да җитешми Илшат, аның өендә таныш булмаган ярымшәрә кыз пәйда була.