Театр тарихы

Минзәләдә театр хәрәкәтенең башлангычы 1905- 1907 еллардан соңгы чорга барып тоташа. Биредә һәвәскәрләр төрле әдәби кичәләр әзерлиләр, спектакльләр чыгаралар.. 1918-1919 елларда шәһәрдә мәгариф эшчеләре өчен курслар ачыла. Төрле яклардан җыелган татар укытучылары Г.Камал, М.Фәйзи һәм башка авторларның әсәрләрен сәхнәләштерәләр. 20нче еллар башында Минзәләнең мәгариф бүлеге тарафыннан күчмә труппа төзелә, җитәкчесе – Вәли Курамшин. Труппа нигездә авылларда йөри, аның төп бурычы – крестьяннарга сәхнә аша аңлату эшләре алып бару була.

1930 елда Татарстан мәгариф халык комиссариаты каршында Культура штабы төзелә, аның рәисе итеп драматург Риза Ишморат билгеләнә. Бу чорда даими эшләүче колхоз – совхоз театрлары кирәклеге көн үзәгенә куела. 1931 елның августында районара колхоз театры төзелеп, Актаныш,Минзәлә, Мөслим якларына җибәрелә. Җитәкчесе – артист Хуҗа Шоңкаров, режиссеры – Әнәс Камал.

Татнаркомпрос карары буенча , 1935 елның 10 мартында Чистай шәһәрендә беренче номерлы колхоз –совхоз театры төзелә. 1936 елның апрелендә, колхоз- совхоз театрлары челтәрен республикада тигез җәелдерү максатыннан, бу театр Минзәләгә күчерелә. Җитәкчеләре – Сабир Гаделҗан улы Өметбаев. Минзәләгә моңа кадәр Чистайда эшләгән Юныс Фарсин, Гыйләҗ Казанский, Гөлсем Йосыпова, Исмәгыйл Максудов, татар дәүләт академия театрыннан Хәдичә Сәлимова, Чаллы труппасыннан Мөхәррәм Зәйнуллин, Камәрбану Шәмсетдинова, Рокыя Ибраһимова, Илеш театрыннан Газиз Мөхәммәтшин килә.

Артистлар составы Казан татар эшче театрыннан килгән Рабига Шакирова, Гомәр Калинин,Мәрьям Калинина, яңа гына Татар театр техникумын тәмамлаган Гөлҗиһан Сәетова( соңрак Кичубаева), Мидхәт Рафиков, Нур Яһудин, Мөхит Кичубаев кебек сәләтле яшьләр хисабына тулыландырыла. Озакламый труппага өлкән артистлардан Х.Шоңкаров,Р.Токанаева, яшьләрдән рабига Тригулова, Гомәр Бикмуллин кушыла, Минзәләдә район үзешчән драма түгәрәкләрендә катнашкан сәләтлерәк яшьләр дә тартыла. Театрның составы 30 кешедән арта. Нәтиҗәдә театр Бөек Ватан сугышына кадәр булган 5-6 ел эшләү дәверендә 40тан артык әсәрне сәхнәләштерә: Т.Гыйззәтнең “Мактаулы заман”, Н.Исәнбәтнең “Биби тормышка чыга”, Р.Ишморатның “Ил өчен”, “Гөлзада”, Ә.Камалның “Туй”, Х.Вахитның “Канлы куллар”, Х.Җәмилнең “Гөлсем”, С.Хөснинең “Биктимер”, Җ.Әминовның “Нурия”, Х.Садрыйның “Партизаннар” һәм башкалар.Шулай ук рус, чит ил классик драматургиясеннән В.Биль- Белоцерковскийның “Чик сакчылары”,Л.Карасевның “Маяк утлары”, Г.Мдиваниның “Намус” әсәрләре сәхнәләштерелә.

1939 елда театр Мәскәүдә уздырылган Бөтенсоюз колхоз- совхоз театрлары фестивалендә Т.Гыйззәтнең “Чаткылар”, Г.Камалның “Беренче театр”ы белән катнашып Диплом һәм йөк машинасы белән бүләкләнә. Мондый зур уңыштан соң канатланып кайткач, иҗади состав диапазонын тагын да киңәйтеп Ф.Шиллерның “Мәкер һәм мәхәббәт”, Н.Гогольнең “Өйләнү”, А.Островскийның “Гаепсездән гаеплеләр”, Биль- Белоцерковский “Ай – сулдан”.

Барлык планнарны сугыш җимерә. Театрның ирләр составы тулысынча фронтка китә. Әмма эш тукталмый. Репертуарда күпчелек патриотик темага багышланган бер пәрдәлек әсәрләр, скетч, интермедияләр, концерт номерлары булла. Бөтен авырлык хатын- кызлар җилкәсенә төшә. Алар үзләре сәхнә коралар, кирәк чакта ирләр булып спектакльдә уйныйлар. Аеруча оста ир –ат рольләрен башкаручылар – Хәдичә Сәлимова, Нурия Гыйззәтуллина, Нәзифә Гайнетдинова, Галия Юнысовалар. Ил халкы белән театр да зур югалтулар кичерә. Сугышка киткән 26 кешенең 12се кире әйләнеп кайтмый.

Сугыштан соң иҗади составны тулыландыру максатыннан үзешчән сәнгатьтән, башка театрлардан, театр техникумыннан яңа көчләр килә.Алар – Әбүәп Афзалов, Бәһия Вәлиева, Нәсимә Мансурова – Җиһаншина, Әнвәр Фәсхетдинов, Җиһангир, Әхмәдиша, Роза Җиһаншиннар, Мәбрүрә Рәхмәтуллина, Шамил Сабиров, Рәшит Мәрдеханов, Мөслимә Гарифуллина, Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова.

1956 елда Мәскәүдән ГИТИСның режиссерлар факультетын тәмамлап Ю.Завадскийның шәкерте Мулланур Мостафин килә.

1957 елда театр Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Ю.Әминовның “Язылмаган законнар” (режиссеры С.Өметбаев) һәм М.Фәйзинең “Галиябану” ( режиссеры М.Мостафин) спектакльләре белән катнаша. Хәдичә Сәлимова, Әнвәр Фәсхетдинов, Нәсимә Җиһаншиналарга “РСФСРның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелә. Декададан соң театрга Минзәлә татар дәүләт драма театры дигән статус бирелә.

1961 елда Ю.Әминовның “Тамырлар” әсәрен уңышлы сәхнәләштергән өчен Сабир Өметбаевка республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

1967 – 1987 елларда иҗади труппаны инде тәҗрибә туплаган режиссер, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мулланур Мостафин җитәкли.

Төрле елларда Минзәлә театрында куючы режиссер булып ТРның атказанган сәнгать эшлеклеләре Линар садриев, Фаил Ибраһимов, режиссер Булат Бәдриевлар эшли. Театраның төрле чорларда эшләгән рәссамнары- Рәүф Халиков, Кәшфи Камалетдинов, Аркадий Лохин, Михаил Чемодуров, Альфер Яһудин,Салих Миннегәрәев, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, рәссам – декоратор Сергей Чемодуров.

60-70 нче елларда афишаларда яңа исемнәр күренә башлый. Казан театр училищесыннан һәм Алабуга культура –агарту училищесыннан яшьләр килә: Фәез һәм Илүсә Бәдриевләр, Ания һәм Мәүҗит Фәттаховлар, Анатолий Богатырев, Әлфия Мусина, Мәйсәрә Нурмөхәммәтова, Фидәес Мөхәммәдиев, Ринат Юзикеев, Нәсилә Гәрәева, Фәнисә Зәйнетдинова, Венера Туктарова, Гөлфинә Газизуллина, Әхмәт Гәрәев, Венера Нигъмәтуллина.

1969 ел Минзәлә театры тарихында яңа бер күтәрелеш чоры булып истә кала. Бу турыда коллективның Ленинград шәһәрендә зур уңыш белән барган гастрольләре сөйли. 1970 елда Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркмәнстан республикаларына зур гастрольләр оештырыла. 70тән артык спектакль куела, очрашулар, концертлар уза.

1970- 80нче елларда артистлар составы зур үзгәрешләр кичерә. Күп кенә өлкән артистлар лаеклы ялга китә. Алмашка яшь буын килә: Рөстәм Муллин, Инсаф Фәхретдинов, Таһир Хәлиуллин, Рәзилә Харисова – Муллина, Венера Хәмидуллина – Иванова, Әлфидә Теряева, Әхнәф Исрафилов, Хафиз Хаммматуллин, Гөлшаһидә Сәлахова, Раушания Галиуллиналар. Театр традицияләрен саклап, татар класикасы әсәрләре сәхнәләштерелә: К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, “Ил”, А.Гыйләҗевның “Өч аршын җир” әсәрләре.

1992- 2020 елларда театрның директоры булып ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәймәрданов эшләде .

1996 елдан Минзәлә театры үзенең оештыручысы Сабир Өметбаев исемен йөртә.

1985 елда театр реконструкциягә ябыла һәм республикада иң “сакаллы” төзелеш буларак 15 елга сузыла. Кабаттан театр бинасы 1999 елның 4 иблендә ачыла, аны ачу тантанасында Татарстан Президенты М.Ш Шәймиев катнаша.

Театрга 1994, 1995 еллардагы К.Тинчурин исемендәге республика фестивале, 2002, 2005, еллардагы төрки халыкларның “Нәүрүз” фестивале, Кама аръягы театрлары фестивале Дипломнары бирелгән.

Республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясен бирү Комитеты һәм Министрлар Кабинетының № 76 11.02. 2005 елгы карары нигезендә Гаяз Исхакый иҗатын пропагандалап “Сөннәтче бабай” һәм “Остазбикә” әсәрләрен сәхнәләштергән өчен С.Өметбаев исемндәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булды.

2006 елда Мәскәүдә, 2018 елда Новороссийск шәһәрләрендә узган кече шәһәр театрлары фестивалендә катнашып Диплом белән бүләкләнде.

2009 елның 14 24 апрелендә Төркия республикасының Конья шә1әрендә уздырылган «Мең сулыш һәм бер тавыш” дип исемләнгән II Халыкара фестиваль кысаларында Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай” драмасы белән катнашты.

Минзәлә театры коллективы 2016 елда, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына “Тапкыр Кәҗә турында әкият” курчак спектаклен сәхнәләштерде һәм ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда “Тантана” театраль премиясенең “Иң яхшы балалар әкияте” номинациясендә бүләкләнде. Шулай ук, 2016 елда Кәрим Тинчуринның моңарчы бер театрда да куелмаган “Каракүз”музыкаль кыйссасы сәхнәләштерелде, режиссеры – Рамил Фазлыев.

2017 елда “Бердәм Россия” партиясенең “Кече шәһәр театрлары” федераль программасы кысаларында әзербайҗан классигы Хөсәен Җәвиднең “Иблис” трагедиясен якут режиссеры , “Алтын битлек “милли театраь премиясе лауреаты Сергей Потапов куйды. Әлеге программма кысаларында рус классигы А.Островскийның “Яшенле яңгыр” драмасын Башкортостаннан режиссер Зиннур Сөләйманов сәхнәләштерде.

“Иблис” – 2018 елда Новороссийскта узган Россиянең XVI Кече шәһәр театрлары фестивалендә катнашты. Иблис ролен башкаручы артист Рөстәм Зиннуров “Өмет” номинациясендә фестиваль лауреаты булды.Шулай ук, “Иблис” 2018 елда Казахстан республикасының Актау шәһәрендә узган Каспий яны илләренең II Халыкара фестивалендә катнашты.

Федераль программа кысаларында 2018 елда К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”, Н.Гогольнең “Ревизор”, З.Хөсниярның “Баһадур”, М.Башкировның “Салкын Кын”, 2019 елда Э.Т.А.Гофманның “Щелкунчик», М.Кәримнең “Кыз урлау”, З.Хөсниярның “Кайту” әсәрләре, 2020 елда К.Тинчуринның “Казан сөлгесе”, У.Шекспирның “Макбет” әсәрләре чыкты.

2020 елның декабрендә Казанда узган “Һөнәр”XI Бөтенроссия яшь режиссура фестивалендә Ч.Айтматовның “Җәмилә” мелодрамасы белән катнашты.