Проектлар

«Чикләрсез театр»

«Президент грантлары фонды» махсус конкурсында Минзәлә театры Яр Чаллы шәһәре «Перспектива” проект үзәге белән берлектә эшләгән “Чикләрсез театр” – “Театр без границ” проектында җиңеп чыкты. Проектның асылы – урын өстендә яткан инвалид – балаларга өйдә спектакльләр күрсәтү. Республиканың Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Саман, Тукай районнарына чыгу планлаштырыла. Проект коммерцияле булмаган «Лотос» оешмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла.


«Кулга –кул» проекты

Яшь кадрларны эшкә чакыру максатыннан Минзәлә театры җитәкчелеге уку елы ахырында Казан театр училищесы, Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжыстудентларының диплом спектакльләрен Минзәлә театры сәхнәсендә күрсәтүне оештыра. Шунда ук түгәрәк өстәл (студентларны театр артистлары белән таныштыру, җитәкчелек белән аралашу, театр цехларын карау), шәһәр белән танышу уза.

 


“Яшел кәнәфи” шигъри клубы

Татарстанның халык артисткасы Рәзилә Муллина җитәкчелегендә1996 елдан оештырылган шигъри клубта даими рәвештә татар шагыйрьләренең иҗатын тирәнтен өйрәнү бара.

 

 

 


Бэби – форум

2021 елда”Ләкләк” дип исемләнгән бэби – театрларның I иҗади белем бирү форумы уздырылды. Форумда 51 кеше, 5 аккредитация узган журналист катнашты. Лекцияләр, түгәрәк өстәл, 2 пресс- конференция,матбугатта 10 публикация булды. Татарстан, Башкортостан, Бурятия республикаларыннан, Мәскәү шәһәреннән, Германиядән 9 бэби – спектакль күрсәтелде. Рәсәй Федерациясеннән 3 театр тәнкыйтьчесе килде. Тамашалар 2 мәйданда барды.

 


“Сер түгел”

Инстаграм битендә Минзәлә театрының һәр  артисты белән аерым танышу, ачыктан –ачык сөйләшү.

 

 

 


“Сәхнә утлары”

Шәһәр паркларында даими рәвештә театральләштерелгән концерт – тамашалар күрсәтелә .

 

 

 

 

 


Сабир Өметбаев исемендәге Кубокка “Шахмат турниры”

 

 

 

 

 


 

Әлеге проектлар турында массакүләм мәгълүмат чаралары

«Чикләрсез театр»

https://intertat.tatar/news/savap-ocen-minzala-artistlary-teatrga-kila-almagan-balalarnyn-oena-baryp-akiyat-kursata-5858171