2025 елның 17, 18 апрелендә «Зур гастрольләр» программасы буенча Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының Калмыкия Республикасы башкаласы Элиста шәһәрендә Республика рус драма һәм комедия театрында гастрольләре булды. Нәниләр өчен без Элистаның 29нчы “Сар- Герел” балалар бакчасында «Татар нәкышы. Җанланган бизәкләр» (авторы һәм режиссеры Алмаз Садриев) дигән бәби – спектакль күрсәттек. Татар бизәге буенча визуаль матур, назлы һәм тынычландыра торган спектакльдә бәби театры алымнары һәм татар милли мәдәнияте традицияләре берләштерелгән. Спектакль татар милли орнаменты элементлары тирәсендә төзелгән, алар белән персонажлар үзара бәйләнештә тора. Актерлар үзләрен татар бизәкләре белән бизиләр һәм җанландыралар, эзлекле рәвештә әле табигать мохитенә, әле уңайлы авыл йорты атмосферасына күчәләр. Сабыйлар өчен безнең бэби – спектакль чын бәйрәмгә әверелде, аларның шатлыгы чиксез иде.»Балалар синең һәр хәрәкәтеңне сокланып кабул иткәндә, сиңа канатлар үскән кебек тоела, — дип уртаклашты тәэсирләре белән актриса Зөлфирә Гәрәева.
Ильяс Закиров инсценировкасында һәм куелышында «Онытмаска иде үткәнне» («Помнить или забыть» ) дигән әдәби — шигъри эссе яшүсмерләр,яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән. Буын алдында мөһим бурыч тора – үсеп килүче балаларга миллионлаган кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышының дәһшәтле фактлары турында сөйләү. Спектакльнең героинясы Миләүшә ата-бабаларының нинди сугыш авырлыклары аша үтүләрен күз алдына да китерә алмый иде. Хәтер (постановка герое) аңа шул еллардагы документаль тарихларны күрсәтә. Герой-шагыйрь Муса Җәлил шигырьләре юлламаның тәэсирен көчәйтә генә. Кешеләр тыныч күк йөзенең нинди бәягә төшүен истә тотарга һәм яшь буынга тапшырырга тиеш. «Тамашачының күз яше түгүен артист максат итеп куймый,- ди Татарстан Республикасының халык артисты Хафиз Хамматуллин,- әгәр 13-15 яшьлек укучы балалар безнең спектакльне шулай карыйлар икән, бу безнең өчен зур бәя. Димәк, аларның күңелләре яхшылык һәм теләктәшлек белән тулы».
Өлкәннәр аудиториясенә Флорида Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме” («Любишь, не любишь…» ) трагикомедиясе тәкъдим ителде. Каты авырып ятканда картка үлем образы күренә, ул аңа шарт куя: әгәр өч сәгать эчендә изге эш башкарса, аның гомере озайтылачак. Һәм алар, карчык белән бергәләп, изге гамәл эзли башлыйлар. Җавап эзләп, яшьлек хатирәләренә кайталар. Аларның бөтен тормышы якты мизгелләре һәм хаталары белән күз алдыннан уза, күбесен инде төзәтеп булмый .»Бу пьеса-мәхәббәт турында. Башка бик күпләр кебек үк, ләкин алардан аермалы буларак, гомерлек мәхәббәт турында, — ди пьеса авторы Ф.Бүләков.
КалмыкияРеспубликасы Мәдәният һәм туризм министрыурынбасарыБаираМихайловаМинзәлә театры гастрольләрен иҗади аралашуның онытылмас бәйрәме, актерлар бердәмлегенең һәм мәдәни традицияләрнең күптөрлелегенең ышандырырлык үрнәге дип атады.ИкетеатрдиректорларыВикторХаптахановһәм Фаяз Хизбуллин Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр алмашты.Минзәлә театры Элистада икенчетапкыр.2018елдабутеатрдабез Г.Җәвиднең «Иблис» ен күрсәттек, безнең җылы мөнәсәбәтләр шул елдан ук урнашты.Коллегаларыбыз — Республика рус драмаһәмкомедиятеатрыколлективы һәмшәһәр тамашачыларыбелән очрашугабик шатбулдык.Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры — 90 еллык тарихы булган Татарстан Республикасындагы иң өлкән театрларының берсе!Безүзебезне«тәгәрмәчле театр» дип атыйбыз, чөнки эшчәнлегебезнең күп өлешен гастрольләрдә үткәрәбез.Минзәлә — 16 мең кешелек кечкенә шәһәр, театрныңүз тамашачысы бар, без аны кечкенәдән үк тәрбиялибез һәм һәрвакыт тулы заллар җыябыз.
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Фаяз Хизбуллин: «Минем өчен, яшь җитәкче өчен, бу гастрольләр чын ачыш булды. Театр коллективы исеменнән Россия Мәдәният министрлыгына һәм Росконцертка шундый масштаблы проектлар булдырган өчен зур рәхмәт. Тамашачыларның хис – кичерешләре, алкышлары — үзләрен бервакытта да кызганмыйча тулысынча алар ихтыярына бирелә торган артистлар өчен иң яхшы бүләк».
Нурсибә Адиева, Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре