Зур гастрольләр

Бүген  Калмыкия Республикасының Элиста шәһәрендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының «Зур гастрольләре» башланды.
«Зур гастрольләр» төбәкара программасы ачылышы кысаларында «Калмыкия» РМ агентлыгында театрыбыз директоры Фаяз Хизбуллин; Татарстан Республикасы халык артисты Рәзилә Муллина; әдәбият драматургия бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нурсибә Адиева; артистларыбыз Диләрә Зиннурова (Кәримуллина)  һәм Илдар Халиков катнашында матбугат конференциясе узды.
«Зур гастрольләр» төбәкара программасы кысаларында Минзәлә театры 17 һәм 18 апрельдә өч спектакль күрсәтәчәк:

  • «Онытмаска иде үткәнне» И. Закиров, әдәби драматик хатирә 6+
  • “Сөясеңме, сөймисеңме…” Ф. Бүләков, трагикомедия, 12+
  • “Татар нәкышы. Җанланган бизәкләр” бэби-спектакль 0+