С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында А.Зариповның «Икесендә яратам» әсәре буенча яңа спектакль өстендә эш башланды. Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль программасы кысаларында чыгарыла.
Режиссер-куючы Зиннур Сөләйманов. Бу Зиннур Сөләймановның безнең театрдагы беренче эше түгел инде. Ул безнең тамашачыларга А.Коровкинның «Түтиләр», А.Островскийның «Яшенле яңгыр», Н. В. Гогольнең «Ревизор», К. Тинчуринның «Казан сөлгесе»спектакльләре буенча таныш.