Яңа әсәр өстендә эш

Бүген Минзәлә театрына “Яңа татар пьесасы -23” бәйгесе җиңүчесе, яшь драматург Артур Ибраһимов килде. Аның “Бабайның бабасы” әсәрен Татарстан Республикасы театр Әһелләре Берлеге грантына режиссер Булат Бәдриев сәхнәгә куя. Автор труппа белән танышып, репетициядә булды.