6 майда Татарстанның халык артисты Хамматуллин Хафиз Хәниф улының туган көне.
Кадерле Хафиз Хәниф улы, Сезне С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы исеменнән 65 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез.

