ТУГАН КӨНЕГЕЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!

3 июнь көнне Татарстанның атказанган артисты Хамматуллина Гүзәл Рәхимулла кызының туган көне.

Хөрмәтле Гүзәл Рәхимулла кызы, Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!