Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры “Бердәм Россия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” федераль проекты кысаларында сәхнәләштерелгән 20нче (!) премьерасын — Н.В.Гоголь әсәре буенча Альберт Шакиров (Барон) инсценировкасында “Өйләнү” комедиясен икенче тапкыр тамашачы хозурына тәкъдим итте. Проектның кураторы, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Людмила Рыбакова һәм көллиятнең укытучылары, студентлары килгән иде. Котлау сүзендә Людмила Николаевна Минзәлә театрының әлеге программа буенча чыккан И.Зәйниевнең “Ситса туй”,Ф.М.Достоевскийның “ Җинаять һәм җәза” спектакльләрен аеруча ассызыклады. Бүгенге премьера шулай ук классика, мәктәп программасыннан , Пушкин картасы буенча яшүсмерләргә, укучыларга күрсәтергә мөмкин булачак. Театр коллективы күпчелек яшьләрдән тора , бик актив, фестивальләргә еш чакырып торалар. Бүгенге көндә иң төп үзенчәлеге – үзләренең бэби – фестивале булу, диде. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән театр коллективлары бэби – спектакльләре белән теләп килә. Җавап сүзендә театр директоры Фаяз Хизбуллин Л.Н.Рыбаковага зур рәхмәтен җиткерде. Яхшы спектакльләр чыгару белән беррәттән театрның материаль – техник базасы тулыланып калуын әйтте.
“Өйләнү” гә зал тутырып килгән тамашачы спектакльне яратып кабул итте. Куючы режиссеры Марсель Мәхмүтов (Казан) үзе дә биредә иде.Гел яшьләрдән торган постановкага ак юл телик. Яңадан –яңа күпсанлы тамашачы өстәлеп торсын.
Нурсибә Адиева,
театрның әдәби бүлеге мөдире