Минзәлә театры үзенең милли җанлы җитәкчесе Роберт Шәймәрданов исемен мәңгеләштерүне максат итеп куеп, 2023 елда “Роберт Шәймәрданов исемендәге I Республикакүләм мәктәп театрлары фестивале”н үткәрде. Анда Минзәлә, Мөслим, Тукай, Сарман, Актаныш районнары катнашты.
2025елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары М.Г.Əхмәтов тәкъдиме буенча “Республикакүләм урта махсус уку йортлары театрлары фестивале” узды.
Быел исә, “Роберт Шәймәрданов исемендәге II Республикакүләм мәктәп театрлары фестивале” уза. Фестивальнең географиясе киңәйгәннән киңәя – Мөслим, Актаныш, Балык Бистәсе, Арча, Тукай, Әтнә, Әгерҗе, Буа, Минзәлә районнарыннан, Казан шәһәреннән катнашырга теләк белдергән мәктәп коллективлары җыйналды. Сайлап алу өлешендә барлыгы 35 коллектив катнашып, фестивальнең йомгаклау өлешенә 8 театр коллективы сайлап алынды. Аларның чыгышлары 24 – 26 мартта С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә узачак.

