КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Театр сәнгатен үстерүгә керткән өлешләре өчен, 2025 елның 15 октябреннән №860 ТР Рәисе Указы нигезендә, Минзәлә театры артистлары Миннемуллина Илсинә Илшат кызына һәм Хафизов Рифат Разиф улына «Татарстан Республикасының атказанган артисты» мактаулы исеме бирелде.
Кадерле артистларыбызны чын күңелдән котлыйбыз! Иҗади уңышлар телибез!