23 декабрьдә Минзәлә шәһәренең үзәк чыршысын ачу тантанасында Яңа ел бизәлеше буенча конкурска йомгак ясалды. Бюджет оешмалары арасында «Оешма территориясең иң яхшы Яңа ел бизәве» номинациясендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры җиңүче булды. Җиңүчеләрне Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов котлады.
Лаеклы җиңү белән безне!