“Хәтер көне” чаралары кысаларында

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Равил Сабыр әсәре буенча куелган “Син генә җитмәгән идең” комедиясен драматургның әнисенең туган авылы – Тукай районы Яңа Сәет авылында, авторның 50 яшьлек юбилее һәм Сәет авылында матур традиция буенча ел да уздырылган “Хәтер көне” чаралары кысаларында күрсәтте. Бу зур чараларның оештыручысы биредә туып үскән Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы бу елны да шәхсән үзе кайтып, катнашып, артистларга үз бүләкләрен тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән :
1. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Нигъмәтуллина Венера Фәйзеләхәт кызы;
2. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Муллина Рәзилә Мирхәт кызы бүләкләнде.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф – гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән :
1. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Зиннурова Диләрә Хәмит кызы;
2. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Зиннуров Рөстәм Илһам улы;
3. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Фәтхуллина Индира Наил кызы бүләкләнде.