14 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә үткән «Заман кыңгыравы» Бөтенроссия милли драматургия театр фестиваль-конкурсы кысаларында Минзәлә театры Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган «Шулай булды шул» спектаклен күрсәтте. Фестиваль нәтиҗәләре буенча ТР халык артисты Хафиз Хәммутуллин (Нургали роле өчен) «II пландагы иң яхшы ир-ат роле»номинациясендә җиңү яулады.


