А.Зарипов «Икесен дә яратам» комедия 16+

 «Икесен дә яратам» А.Зарипов

комедия 16+

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең  “Кече Ватан мәдәнияте ” проекты кысаларында чыгарылды

Режиссер — Зиннур Сөләймәнов
Рәссам — Рөстәм Баймөхәммәтов
Композитор — Рамил Махиянов

Катнашалар:

Гәли Вәлеевич — Азат Җиһаншин

Вәли Гәлеевич — Илмир Кашапов

Роза — Чулпан Бәдретдинова, ТРның атказанган артисты

Лилия — Алия Халикова

Сирень — Илсинә Миннемуллина

Ландыш — Зөлфирә Гәрәева

Юл патруле хезмәткәре — Рөстәм Авзалов

Патруль-посты хезмәткәре — Рифат Хафизов

Чаллы — Казан трассасындагы очраклы авария Гали Вәлиевне тормыш графигыннан чыгара һәм бер-бер артлы туып торган мәгънәсез хәлләрне башлап җибәрә. Гади дальнобойщик чынлыкта алай ук гади дә түгел икән. Аның ике йорты һәм ике хатыны бар, алар бер-берсенең барлыгын хәтта сизмиләр дә. Ул өйләренә рейсларга карап чиратлап кайта. Гали моңа кадәр беркайчан да бозмаган планы буенча яши. Авариядән соң ул ялгыш ике төрле өй адресын бирә, шул ук вакытта ике хатын-кыз ирләренең югалуы турында полициягә хәбәр итә —  икесе дә Гали Вәлиев исемле ерак арага йөрүче. Гадәтләнгән графиктан тайпылып, ул үзенең «хатыннарына» ялганларга мәҗбүр була. Ләкин ул никадәр күбрәк ялганласа, хәлләр шулкадәр үк ныграк бутала бара, вакыт-вакыт абсурд ситуацияләр туа. Болар барысы да нәрсә белән тәмамланырга мөмкин?  Хатыннар арасыннан кайсын сайлап алырга?. Ул үзе :»Икесен дә яратам», — ди…