Ярышны театрны нигезләүчесе, беренче режиссеры һәм директоры Сабир Гаделҗан улы Өметбаев истәлегенә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үткәрде. Бу турнир «Көньяк‑Көнчыгыш һәвәскәрләр лигасы» ның VI этабы булды һәм шулкадәр күп катнашучыларны җыйды ки, мәйданчыкта Татарстанның яртысы диярлек җыелды бугай!
Ярыш медальләрен һәм бүләкләрне театр директоры Фаяз Хизбуллин тапшырды — һәм һәр бүләк чыннан да лаеклы булды!
Гомуми зачет җиңүчеләрен котлыйбыз:
1 урын һәм кубок-Владимир Шуваткин ( Лениногорск)
2 урын-Тимур Шаязданов
3 урын — Фаил Гафиятуллин
Барлык катнашучыларга якты уеннары һәм хис — кичерешләре өчен, ә оештыручыларга искиткеч шахмат бәйрәме өчен рәхмәт!

