Җәлилчеләрне искә алу

Советлар Союзы Герое, патриот — шагыйрь Муса Җәлилнең Минзәлә шәһәре тарихында җуелмас тирән эзе бар. С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры инициативасы белән алтынчы ел рәттән  25 август – җәлилчеләр җәзаланган көн уңаеннан, шәһәрдәге Муса Җәлил исемендәге паркта герой –шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салып тантаналы чара һәм театр артистлары көче белән әзерләнгән кичә уздыра.

Хөрмәтле тамашачылар! Традицияне дәвам итеп, агымдагы елның 25 августында 14.00 сәгатьтә, Сезне шәһәрнең М.Җәлил исемендәге паркында әлеге чараларда көтеп калабыз.