Юбилеегыз белән!

21 сентябрьда Татарстанның атказанган артисты Хәйретдинова Эльвира Мулланур кызының юбилее.

Хөрмәтле Эльвира Мулланур  кызы, Сезне С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы исеменнән 50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, кызыгызның  күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!